5 март 2014 яңалыклары
-
Ярминкәгә чакырабыз
Якшәмбе көнне - 9 мартта Бөгелмәнең үзәк мәйданында, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, зур ярминкә узачак. Ярминкәдә Бөгелмә районы җитештерүчеләре әзерләгән продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителеп, аларның хакы базар бәясеннән арзанрак булачак. Бөгелмәләрне һәм шәһәребез ку-накларын 9 март көнне сәгать 8дә Я. Гашек урамында - үзәк мәйданда узачак ярминкәдә көтәбез.
-
Көнкүрештә
БМР эчке эшләр бүлеге җитәкчесе 25 февраль көнне шәһәрдәге Насыйров урамы 1 "А" йортында булган шау-шулы хәлләргә ачыклык кертте. Хатынына үч итеп, газ торбасын тишеп, янгын чыгарырга теләгән гражданин М. тоткарланган, аңа карата җинаять эше кузгатылган. Әлеге йортта яшәүче затның игътибарлы һәм күзәтүчән булуына күрә генә зур фаҗига - шартлау...
-
Авыл хуҗалыгында
БМР агросәнәгать тармагында хәл итәсе көн кадагындагы мәсьәләләрдән савыла торган сөт күләмен арттыру; язгы кыр эшләренә хәзерлекне төгәлләү билгеләнде. Идарә җитәкчелегенә куелган бурычларны хәл итү йөкләнде.
-
Хезмәткә хөрмәт
РФ Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча штаб бүлеге өлкән инспекторы, майор Рөстәм Камил улы Гәрәевкә янгында кешеләрне коткаруда күрсәткән фидакарьлеге өчен Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Яңа җитәкчеләр
28 февраль көнне хакимият бинасының зур киңәшмәләр залында айлык йомгаклау киңәшмәсе узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте. Киңәшмә эше үткән айда билгеләнгән яңа җитәкчеләр белән таныштырудан башланып китте: 6 февральдән "Бөгелмә элеваторы" һәм "Бөгелмә 2 нче ашлык продуктлары комбинаты" ябык акционерлык җәмгыятьләре генераль...
-
Республика ярдәме белән
Узган шимбәдә - 1 март көнне Бөгелмә мниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов шәһәрдәге эшләр республика программалары нигезендә алып барыла торган төзелеш объектларын карап йөрде.
-
Барыннан да элек алар – мөгаллимнәр
Идел буйларында киң болында Елкыларым утлый чабында, Оҗмахларың торсын бер ягыңда, Шул болында йөргән чагында. /Фазыл Туйкин/. 1 мартта Татар мәдәният үзәгендә мөһаҗир мәгърифәтчеләргә багышланган Хәтер кичәсе үтте. Ул мөхтәрәм шәхесләр - Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарга багышланды.